Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Минем бар тормышым-үзе зур батырлык!”

Бөек Җиңүгә 71 ел якынайган көннәрдә Иске Кишет авылында зур вакыйга булды.Каһарман авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеенда Татарстанда бердәнбер исән-сау калган Советлар Союзы Герое Кузнецов Борис Кириллович белән авыл халкы,мәктәп укучылары һәм укытучылары очрашты.Бу очрашуны оештыруда Таттелекомның генераль директоры Шәфигуллин Л.Н.ның коммерция эшләре буенча урынбасары Гомәров Р.К.ның өлеше зур булды.Музейны оештыруда зур көч куйган һәм бүгенге көндә дә аңа хәйрия ярдәме күрсәтеп торучы Биектау-Сервис генераль директоры Гибадуллин Р.В.,ул укыган мәктәптән дә укучылар һәм укытучылар очрашуда катнашты.Геройны каршылауда авыл китапханәчесе Габитова Г.А.ның да өлеше зур булды.Кузнецов Б.К.ны ипи-тоз белән каршы алдык,музей белән таныштырдык.Очрашуда ТНВ каналы катнашты,музей турындагы язмалар хәбәрләр һәм новости(05.05.16.,06.05.16) тапшыруларында күрсәтелде.Борис Кириллович 90яшьне узган булса да әле бик жор күңелле,бик матур итеп чыгыш ясады.Музейга үзенең кителен,медальләрен,фляжкасын,үзе турында төсле сүрәтләр белән басылып чыккан альбомнарын бүләк итте.Музеебыз тагын бер Геройга артты!