Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Әйдә киттек дуслар чаңгы шуарга”. Сәламәтлек көне.

   Гыйнвар аеның салкын,матур,кояшлы бер көнендә Иске Кишет авыл китапханәсе һәм клубы авыл халкын сәламәтлегебез өчен бик тә файдалы булган бәйрәмгә,ягъни күмәкләшеп чаңгы шуарга дәште.Алдан ук бәйрәмгә чакырып игъланнар эленде. Чаңгыңны ал да табигатькә чык. Суык биттән чеметә, ә син уйларың белән хыял диңгезләрендә йөзеп, кояш нуры астында ялтырап яткан ак кар өстеннән чаңгы эзләре калдырып барасың да барасың... .Нинди матур күренеш.Тарихи белешмәгә күз салсак чаңгы таш гасырда ук барлыкка килгән. Беренче чаңгыларны хайваннар сөягеннән ясаганнар. Аякка аларны каеш белән эләктереп куйганнар.Соңрак агачтан,пластиктан ясый башлаганннар. Белгечләр пластик чаңгыларга өстенлек бирә, чөнки алар яхшырак шуа, ә агач чаңгының астын гел сылап-майлап торырга кирәк.

 Җиңел кием өстә,

Чаңгы кулларда.

Әйдә киттек дуслар

Чаңгы шуарга,-дип без кузгалып киттек.Кар хәйран ук калынайган.Ап-ак. күзләрне чагылдыручы кар белән капланган болын.Сүз дә юк искиткеч рәхәт.Чаңгыга чыгасы килеп тә,сәламәтлекләре буенча чыга алмыйча калучылар бик кызганыч.Чаңгы шуып кайтучыларны самавыр куеп,коймак пешереп каршы алдылар.Ул күмер белән кайнаган самавыр чәенең тәмлелеге,җитмәсә кайнар коймак,искиткеч!Чәй эчкәндә табышмаклар,мәкальләр дә әйтештек.

   Бер шундый кызыклы сорау:Аллаһы Тәгалә адәм баласына аны ике тапкыр бушка бирә,өченчесендә сатып аласың.Менә шушы сорауга җавапны табуы җиңел булмады кичәдә катнашучыларга.Җавабын иң соңыннан гына әйттек.Бик гади,башны гына эшләтергә кирәк.

Тагын бер кызыклы сорау-табышмак:Дөнья йөзендә җиде нәрсәдә җиде юк.Нәрсәләр?

-Күгәрченнең сөте,

Атның мөгезе,

Йомырканың җөе,

Сыерның ялы,

Ташның тамыры,

Еланның аягы,

Мәченең сакалы.

Кичәбез дөрестән дә файдалы да,күңелле дә үтте.