Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Блокада икмәге”

   27 гыйнварда Ленинград (Санкт-Петербург) шәһәрен фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе “Блокада икмәге” дип исемләнгән мәгълүмати танып белү сәгате үткәрде.Ул халык күп йөри торган “Тамчы” һәм “Лилия”кибетләрендә үтте.Ике кибеткә дә “Блокада икмәге” турында мәгълүмат язып куелды һәм анда йөрүче халык атна буе мәгълүмат белән танышты.125г грамм ипи кыерчыгы. Блокада вакытында Ленинград кешеләренә бирелгән тәүлеклек норма булган ул. Аның да нибары 75 проценты гына оннан торган, ул онның да иң түбән сортлысыннан пешерелгән. Ипекәйнең калган чирек өлешен целлюлоза, түп (жмых), обой тузаны, теттерелгән чыпта чүбекләре тәшкил иткән.Халыктан төрле фикерләр ишетергә туры килде.Олы яшьтәгеләр бер төрле фикер йөртсә,яшьрәк буын икенче төрле фикер әйтә.900 көн буе камалышта булган шәһәрдә халык ачлыктан,үзәкләргә үтүче салкыннан җәфа чиккән.Кайбер чыганакларга караганда миллионнан артык кеше үлгән.Бер тәгам ризыкка тилмергән кеше өчен 125 г икмәк,җитмәсә әле ул бик түбән сыйфатлы,бик аз шул.Хәзерге көндә әлхәмдүлилләһ,кешенең тамагы тук,ничек итеп ябыгырга белмиләр,шуңа күрә яшьләр авызыннан:”мин моның кадәр ипине көне буена да ашамыйм”-дигән сүзне ишетү бер дә гаҗәп түгел!Без бу көнне билгеләп үтүебез белән халыкның исенә ачлыкның нинди куркыныч нәрсә икәнен искәртәбез.Ленинград халкы бу авырлыкны сабырлыгы белән җиңеп чыккан.