Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Батырша”лар халык җанында. Китап укучылар конференциясе.

   Арча шәһәренең “Казан арты” тарих-этнография музеенда тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев белән очрашу булды.

Сөйләшүдә төбәкне өйрәнүчеләр, укытучылар, музей хезмәткәрләре,

китапханчеләр һәм студентлар катнашты.Шәхсән шул исәптән мин дә. Сөйләшүдә сүз нигездә 18 гасырдагы милли сәясәт һәм татарлар, 1755-1756 еллардагы Батырша (Габдулла Галиев) восстаниесе турында барды. Фәйзелхак Ислаевның “Батырша”китабы безнең китапханәбездә дә бар. Китап архивтан алынган мәгълүматларга нигезләнеп язылган.Батырша мулланың тормышы һәм эшчәнлеге турында.Яңа Кишет мәктәбенең тарих укытучысы Сабирҗанова Гөлия һәм 7-8 сыйныф укучылары белән берлектә китапханәдә шул китап буенча китап укучылар конференциясе үткәрергә булдык.Максатыбыз:Китап укучыларда төбәкне өйрәнү, туган ягыбыз тарихына мәхәббәт хисе тәрбияләү, ислам тарихындагы иң зур шәхес белән таныштыру. Батырша яшәгән чор күпләп чукындыру заманы. 1742-1743 елларда Казан төбәгендәге 536 мәчетнең 418е җимерелә. Батырша бу вакытта Ташкичүдә, мәчетләр җимерелүнең шаһите була. Батырша 1710 елда Башкортстанда мулла гаиләсендә туган.Башлангыч белемне ул әтисе Туктаргалидә ала.Аннан соң ул Тайсуган авылындагы данлыклы Габдрахман хәзрәт мәдрәсәсендә укый. Хәзрәтнең киңәшен тотып Батырша Ташкичү авылы мәчетенә,ягъни ул замандагы  татар мөселман мәгарифенең үзәгенә юнәлә.Монда ул югары белем ала.Аның укытучысы Ташкичү авылының имамы,данлыклы мөгаллим Абдуссалям Ураев була.Ул 1700 елда Олы Мәңгәр авылында туган. “Батырша безнең тарихыбызда, бигрәк тә ислам тарихында иң зур шәхес. Аның белән тиңләшә торган бер генә имам да юк, чөнки ислам динен саклап калу өчен ул үз җанын биргән.Китапта шулай ук Батыршаның патшабикә Елизавета Петровнага язган хаты да бар.Ул хатында  восстаниеның сәбәпләрен барысын да ачык аңлаткан.Батырша восстаниесенең нәтиҗәсе буларак, төбәктә көчләп чукындыру туктатыла. Мондый көрәш башланганнан соң тиз арада, сентябрьдә үк чукынмаганнар өчен түләтелә торган салым бетерелә, җимерелгән мәчетләр урынына яңалары төзергә рөхсәт ителә. Түрәләр татарны чукындырып кына буйсындырып булмый, дигән фикергә килә. Моның өчен генә дә без Батыршаны онытырга тиеш түгел! Габдулла Галиев 1758 елда Шлиссельбург крепостена ябыла. 1772 елда камерада онытылып калган балта белән сакчыларга һөҗүм итә, дүрт сакчыны үтерә, үзе дә вафат була.

 

   Шулай ук китапханәбездә Җәмит Рәхимовның “Батырша” романы да бар.Укучыларны ул китап белән дә таныштырып үттек.Романда Батырша образы халыкны иреккә,азатлыкка канатландыручы мәшһүр шәхес булып күз алдына килеп баса.Әсәр үзенең фактик мәгълүматларга бай булуы белән аерылып тора.

Китаплар төбәгебезнең тарихы белән кызыксынучылар өчен бик тә кызыклы булачак.Укучыларыбыз үзара фикер алышты.Төбәгебез турында яңа мәгълүматлар алды.