Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Татарның Островские” Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулу һәм Россиядә Театр елы уңаеннан

   Татар әдәбияты классигы, татар театр сәнгатенә нигез салучы атаклы драматург,якташыбыз,Тукаебызның замандашы Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулу һәм Россиядә Театр елы уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә төрле яшьтәге укучылар өчен мәгълүмати танып белү сәгате үтте.Кичәдә катнашучылар якташыбызның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштылар. 1906 елның 22 декабрендә Г.Камалның “Гыйшык бәласе” һәм “Кызганыч бала”пьесалары буенча Казанда беренче тапкыр ачык спектакль уйнала.Бу көн татар мәдәнияте,сәнгате тарихына милли профессиональ театрның туу датасы булып теркәлә.Г.Камал диюгә күбебезнең күз алдына “Беренче театр”спектакле килеп баса.Кичәдә катнашучыларның тәкъдиме буенча интернеттан шул спектакльне карап киттек. Соңыннан кичәдә  катнашучылар фикер алышты.Өйдә укырга вакытлы матбугат,кызыклы китаплар алдылар.