Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Әй күңелле Яңа ел”

   Балаларның кышкы каникулларында Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә балалар ёлкасы үткәрде.Кичәдә балалар,аларның әти-әниләре,әби-бабайлары һәм авыл халкы да катнашты.Кичәбезне Кыш бабай һәм Кар кызы,әкият геройлары тагын да тулыландырып җибәрде.Балалар матур шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар,уеннарда катнаштылар.Китапханә мөдире Гөлфия апалары әкиятләр буенча викторина сораулары тәкъдим итте.Балалар ул сорауларга җавапларны да бик тиз тапты.Әкиятләр белән таныш икәннәре күренеп тора.Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмдә чыгыш ясаган һәр балага бүләкләр бирде,күчтәнәчләр өләште.Балалар өчен иң кызыклысы һәм көтелмәгәне бушлай лотерея билетлары булгандыр.Алар аны бик кызыксынып уйнаттылар.Кичә балаларга һәм өлкәннәргә бик ошады.