Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Кабат килә җиргә Яңа ел”

   Иске Кишет авылы клубында Яңа ел бәйрәме 30 нчы декабрь көнне шаулап гөрләп узды.Чөнки безнең авылыбызның яшьләре бик бердәм.Безнең клубта бәйрәмнәр моңарчы да оешкан төстә уза иде,клуб мөдире булып Рәзил Галиуллин эшли башлагач клубның эше аеруча җанланып китте,тормыш иптәше Гөлнара да аңа бик зур терәк,бергәләшеп эшлиләр.Масса-чараларны бергәләшеп авыл клубы,китапханә,авыл җирлеге,авыл халкы,эшче яшьләр,укучы студентлар,мәктәп укучылары белән берлектә үткәрәбез.Бәйрәмдә җирлек башлыгы Тәбрис Арсланов та катнашып авыл халкын бәйрәм белән котлады. Яңа ел бәйрәмен оештыруда һәм үткәрүдә бигрәк тә Филсинә Әхмәтгалиева,укытучылар Гөлназ Әхмәтшина,Гөлнара Гәрәева оешканлык күрсәттеләр.Аппаратураларны көйләп торучы һәм халыкка үзенең матур җырларын бүләк итүче Ильнур Шакиров,баянчы Зөлфәт Сәләхиев.Авылыбызның бик бердәм яшьләре барлык масса-чараларда катнашучылар Ранил Садыйков,авылыбызның моңлы сандугачы Рәнис Хәйруллин, эшче яшьләребез Надыйр Гобәйдуллин,Илназ Галиев,Арча педагогия көллияте студентлары Нурфис Шакиров,Нияз Хәбибуллин,Илсаф Сафин,Энҗе Сафина,Яңа Кырлай мәктәбенә йөреп югары сыйныфта укучыларыбыз Сәйдәш Әскәров,Салават Сабирҗанов,Динә Садыйкова,Нәзилә Гобәйдуллина,Яңа Кишет мәктәбенә йөреп укучыларыбыз оста биючеләр Айнур Әхмәтгалиев,Лидия Вәлитова,кечерәк сыйныфта укучылар гармунда матур итеп  уйнаучы Арча шәһәрендә яшәүче Камил Шәрәфиев,оста җырлаучы һәм биюче Раяна һәм Раяз Галиуллиннар.Үзенең матур җырларын халыкка Яңа Кишет китапханә мөдире Надия Йосыпова да бүләк итте.Бәйрәмдә уеннарда катнашучы авылдашларыбызга да бик зур рәхмәт.Бәйрәм ул бергәләшеп,уеннарда бердәм катнашканда гына күңелле була.Бәйрәмне үткәрүдә иганәчелек ярдәмен күрсәтүче Яңа Иябаштан Илсур Йосыфҗановка зур рәхмәт!Авылыбызның бердәм яшьләре тырышлыгы белән клуб ишек алдында боз мәйданчыгы,кар сыннары да ясалып куелды.Клуб ишек алдындагы чыршыларны яшьләребез матур итеп бизәделәр.Хәтта бик биек чыршыны да.Ерак шәһәрләрдән туган нигезләренә,әти-әниләренең,туган-тумачаларының хәл-әхвәлен белешергә дип кайткан кунаклар өчен дә зур бәйрәм булды бу.Халык рәхәтләнеп ял итте,күптән күрешмәгәннәр күрешеп очрашты.Дөньяларыбыз,тормышларыбыз тынычлыкта,күркәм эшләр эшләп,тазалык-саулык белән яшәргә язсын иде дигән теләктә каласыбыз килә.