Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

Авыл жирлекләре башлыклары Яңа Кишет авыл җирлегендә

   Район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясенең Яңа Кишет авыл җирлегендә күчмә утырышы булды.Утырышта район башлыгы урынбасары Любовь Осина да катнашты. Җирлек башлыклары Иске Кишеттәге  Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында да булдылар. Авыл китапханәсе мөдире Габитова Гөлфия җирлек башлыкларын музейның ачылу тарихы,музейдагы экспонатлар,Геройларыбызның биографияләре һәм күрсәткән батырлыклары белән таныштырды. Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллин турында фильм күрсәтелде.