Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Мин тормышка карыйм тирәннән”

   Иске Кишет авыл китапханәсе инвалидлар ункөнлеге кысаларында инвалид укучыларның өйләрендә мәрхәмәтле аралашу сәгате үткәрде. Китапханәче инвалид укучыларга өйдә уку өчен китаплар,бүләкләр алып барды,алар белән әңгәмәләр үткәрде. Кеше күңеле бер җылы сүзгә,игътибарга лаек.Шул очрашуларның берсенә киңрәк тукталып үтәсем килә.

   2010 ел гыйнвар аеның бер көне Лилия Шәрәфиеваның тормышын,уй-хыялларын чәлпәрәмә китереп ташлый. Ул авариягә эләгә.3 ай комада ятканнан соң,Алланың рәхмәте белән терелеп,кабаттан аякларына баса.Ул шигырьләр язарга ярата.Лилиянең шигырьләре инде байтак булган.Мәрхәмәтле кешеләр ярдәм итсә,бер китап чыгарырлык тупланган.Элек ул татар һәм рус телләрендә яза иде.Хәзер күбрәк рус телендә яза.Әнисенең ярдәмчесе ул,туганнары өчен җан атып яши.Акыллы,чибәр,мөләем(сөбханалла-машалла) бу кызга бәхет,сәламәтлек телисем килә.Сезнең игътибарга Лилиянең берничә шигырен тәкъдим итәм.

Карлар ява...Нигә ява алар?

Сүзләре бармы икән әйтәсе?

Ябалактай эре карлар ява,

Әйтерсең лә сафлык билгесе.

Әкрен генә каплап ала карлар,

Табигатьнең соры көзгесен.

Шулай итеп чума ак сафлыкка,

Бар табигать ала кыш төсен.

Мин җәйләрдә кышларымны сагынам,

Алар сагышларны тарата.

Мин кышларны серлелеге өчен,

Һәм сафлыгы өчен яратам.

09.03.2012ел

       Батыр йорты

Яшел чирәм үскән ишек алды,

Чал тупыллар аны сагына.

Әгәр исән булса-түзмәс иде,

Кайтыр иде туган ягына.

Татар җаны,татар рухы монда

Шуңа бу йорт якты,сөйкемле.

Ак яулыгын бөркәп,улым,диеп,

Әни-карчык чыгар шикелле.

Гап-гади йорт илгә Герой биргән,

Чал тарихның якты эзе бу.

Үткәннәрне онытмагыз,диеп,

Киләчәккә әйтер сүзе бу.

Гани Сафиуллин туган йорт бу.

Һәр почмагы аны сагына.

Батыр истәлеген күрер өчен.

Килегез сез Кишет ягына.

Живу я в мире только раз!

Найти лекарство от боли

Нет,видимо не дано.

Печально я гляжу на

                  сомнительное будущее

Там всё туманно и темно.

Мечты,страданье и любовь,

В моём сердце кипит кровь.

Чтоб объяснить мои чувства,

Наверное,не хватит слов.

Чтож со мною происходит?

Всё изменилось в один час.

Я сегодня лишь поняла,

Живу я в мире только

             РАЗ!