Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Әлли-бәлли-бәллием”

Әниләр көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә яшь әниләр,дәү әниләр һәм әбиләр белән берлектә тематик кичә үтте.Кичәбезнең максаты исеменнән күренгәнчә онытыла баручы халкыбызның бишек җырларын кабаттан искә төшерү,яңаларын өйрәнү.Сабый бала ягымлы матур сүзгә,изге теләккә,моңлы авазга мохтаҗ.Нәниләребезне шул могҗизалы җырлардан мәхрүм итмәскә иде.Бишек җырлары белән балаларның күңелендә матурлыкны күрә белү тойгысы да тәрбияләнә бит.Әниләре белән китапханәгә килүче сабыйлар өр-яңа,матур,кызыклы,мавыктыргыч китаплар белән танышу бәхетенә ия.