Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Ил үткәнен онытма син”

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.Тирән рухи мәгънәгә ия бәйрәм бу. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.Шушы уңайдан Иске Кишет авыл клубында китапханә белән берлектә тематик кичә үтте.Клубка җыелган халык бәйрәмнең тарихы белән танышты.Кичә матур шигырьләр,җырлар белән үрелеп барды.Халык рәхәтләнеп ял итте,үзара аралашты.