Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Каз өмәсе”

    Авылларда каз өмәсе гөрли,шул исәптән Иске Кишет авылында да.Каз өмәсе ул күңелле дә һәм шул ук вакытта моңсу да бер бәйрәм.Юкка гына борынгылар бергәләп эшләгән эш ырамлы була,димәгәндер.(Ырамлы-“үрчемле,алга китүчән мәгънәсендә).Күпләп каз асраучы хуҗабикәләребез тиз дә булыр,күңелле дә булыр дип каз өмәсе оештыралар безнең авылда.Шундый өмәләрнең берсе көзнең кырпак төшкән,салкынча,кояшлы бер көнендә Хәсәнов Ришаз һәм Мортазин Шамил абыйлар хуҗалыгында булды.Ә мондый чарадан авыл китапханәсе һәм клубы һич кенә дә читтә калмый.Өмәчеләргә көч-куәт биреп торырга,җырлатып –биетеп күңелләрен ачтырырга,мәкаль-әйтемнәр әйтеп башларын эшләтеп җибәрергә,мәзәкләр сөйләп көлдерергә алар әзер торалар.Өмәнең хуҗабикәләре хөрмәтле Зөлфирә һәм Мәсрүрә апалар казларын җәй буе карап,ерткычлардан саклап үстергәннәр.Чөнки быел каз бәбкәләрен үстерү бик матавыклы,һич кенә дә җиңелләрдән булмады.Авылның бер өлешендә яшәүчеләр казларын суга төшерергә интектеләр.Чөнки Симет елгасында ниндидер билгесез ерткыч җәнлек каз бәбкәләренә һөҗүм итте.Ә каз бәбиләренә үсү өчен иркенлек,су кирәк.Инде кыенлыклар артта калды,әлхәмдүлиллаһ казлары симез булып үсеп җитте,сөбханалла-машалла дибез.Менә инде каз өмәсе дә килеп җитте. Исәнлек-саулык белән,тазалык-тынычлык белән башкарып чыгарга язсын! Өмәдә авылның уңган хуҗабикәләре Галимҗанова Резеда,Юнысова Земфирә, Юнысова Нүрия,Гобәйдуллина Тәнзилә,Сәмигуллина Гөлфәрия,Хәйруллина Рәмзия, Хәйруллина Фәния апалар һәм сеңелләр катнашты.Каз йолкуның аерым бер тәртибе,һәр хуҗабикәнең кайнанасыннан,әбисеннән,әнисеннән калган йола,гореф-гадәтләре бар.Мәсьәлән казның канатларын кискәндә кайберәүләр 12,ә кайберләре 15 каурыйны санап кисәләр.Минем үземнең кайнанам 10 канатны санап кисәргә куша иде.Һәр хуҗалыкның үз тәртибе.Казның мамыгын йолкыр алдыннан да кайберәүләр җайлы булсын дип казны дымлы чүпрәк белән үтүкли,ә кайберәүләре кайнап торган суга күпмедер вакытка чумдырып ала.Каз йолку ул бик мәшәкатьле эш,әле бала йонлы да булса.Ә безнең өмәчеләребезнең эшләре гөрләп барды.Чөнки аларга мәдәният хезмәткәрләре көч биреп торды! Каз турында бик тә кызыклы бер мәкаль бар.“Каз җибәрәм,йолкырсыңмы?”-“Мамыгын да калдырмам!”Менә шуның бик кызыклы мәзәге дә бар,өмәдәгеләр аны да тыңлап киттеләр.Мәзәкнең ахырында дәррәү көлеп тә алдылар...Каз өмәсе бик күңелле үтте.

Эшләгез тырышыгыз,Бер-берегезгә булышыгыз!