Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Дисбеләр өзелмәсен”

Нурихан Фәттахның тууына 90 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә түгәрәк өстәл үтте.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова кичәгә җыелган китап укучыларны Н.Фәттахның тормыш юлы,иҗаты белән таныштырып үтте. “Дисбеләр өзелмәсен”дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.”Казань” журналының 10 санында басылган Н.Фәттахның хәләл җефете Руфинә Фәттахованың ”Книги Нурихана Фаттаха живут” исемле мәкаләсен укучылар бик яратып кабул иттеләр.Кичә барышында китап укучылар Н.Фәттахның яратып укыган әсәрләре турында фикер алыштылар.Язучының китапларын һәм аның әсәрләре басылган журналларны өйгә укырга алдылар.