Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Почтальон алып килә”

9 октябрь Бөтендөнья почта көне иде.Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова авылның почта хезмәткәрләрен Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарына кунакка дәште.Максатыбыз изге:почта хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап специалист көне үткәрү һәм берочтан аларны каһарман якташыбызның музее белән таныштырып,аның турында фильм да күрсәтеп Хәтер көнен дә билгеләп үтү.Чөнки 14 нче октябрьдә Гани Сафиуллинның вафатына 45 ел тулды.

   Кичәгә чакырылган кунакларыбыз арасында бүгенге көндә татарча итеп әйткәндә хат ташучы булып эшләүчеләр һәм инде лаеклы ялда булучылар да бар иде.Без кечкенә вакытта ук безнең авылда озак еллар буе хат ташучы булып Нурсия апа Гыйләҗева эшләде. Нурсия апа мәрхүмә инде,сүзебез дога булып барсын!Ул 1948 нче елдан ук эшли башлаган булган һәм әле ул 90 нчы елларга кадәр эшләде.Бик тә жор күңелле,шаян кеше иде.Үз эшен намус белән башкарды,чын күңелен биреп эшләде.Бәйрәмдә аның кызы Нүрия апа катнашты.Әнисе турында хис-кичерешләре белән уртаклашты.”Элек газета-журналлар бигрәк тә күп килә иде.Әнинең үзенә генә түгел сеңлем Илсиягә дә,миңа да өләшергә туры килә иде аларны”,диде.Озак еллар буе мин белгәннән бирле почта начальнигы булып Гөлсәрия Шәрәфиева эшләде.Ул Яңа Кишет авылында яши.Гомумән дә безнең почта бүлекчәсе Яңа Кишеттә урнашкан.”Гөлфия,кайлардан башыңа килде бу кичәне оештырырга,ничек безне җыярга булдың”,-дип елмаеп-көлеп кочаклап алды ул мине музей ишек алдына килеп керешкә.Бәйрәмдә аның кызы Яңа Кишет мәдәният йортында сәнгать житәкчесе булып эшләүче Гөлнара Галиуллина һәм оныгы Раяз да катнашты.”Без коллектив белән бик тату,килешеп эшләдек.Нинди генә кыенлыклар булса да,берәү дә зарланмады”,-ди Гөлсәрия апа.Нурсия ападан соң почтальон булып берничә ел Әминә Гыйниятуллина(кыз фамилиясе),Зөлфия Ахмадуллина да эшләп алдылар.Аннан соң 7 ел буе Мөршидә апа Ахмадуллина эшләде.”Элек халык газета-журналга бик күп языла иде.25 Казан утлары гына килде бер елны.Аллап-артлап асып кайта идек сумкаларны”,-дип елмаеп сүзгә кушылды ул.Резеда апа Галимзянова,Гөлсәрия Бикмуллина да 7шәр ел почтальон булып эшләгән кешеләр.”Элек почтаның аерым машиналары да юк иде.Почта вакытында кайтмый.Төрле сөт илткән машиналарга да салып җибәрәләр почтаны.Бер әйбер дә югалмады.Жетон заманаларын да күрдек инде без”,дип елмаеп искә алды Резеда апа.Бүгенге көндә почтальон булып Зөлфия Әхмәтгалиева эшли. Аларга бик күп төрле вазыйфалар ышанып тапшырылган. Утка-суга, газга, торак өчен түләргә тиешле квитанцияләр, пенсия, субсидия тарату да аларның вазыйфасына күчте.Почтальонның өеннән дә көне буе кеше өзелми.Зөлфия кичә дәвамында хат язганда  кыстырып җибәрә торган шигырь сөйләп көлдереп тә алды.”Безнең әни сүзгә бик үткен кеше.Яшь чакта классташ егетләргә армиягә хат язганда менә бу шигырьләрне дә өстәп яз дип әйткәч,шуларны да яза идек:

Хатлар язамын сиңа,

Син дә язарсың миңа.

Син сандугач кебек миңа,

Мин ничек икән сиңа?

Сез ки гыйззәтле

Җыртык бишмәтле,

Төпсез чабаталы

Дустыбызны олылап Һәм хурлап,

Сезгә чыжылдап торган мунча ташыдай,

Ысылдап торган елан башыдай

Үлек зиаратлары аша,

Күптин күп,чуктыйн чук

Сәламнәремне җибәреп калам”.Зөлфия музейга бүләк итеп,бик матур итеп чыбыктан үрелгән сандык та алып килгән иде.

    Бүгенге көндә Яңа Кишет почта бүлекчәсен инде 9 ел буе Наилә апа Арсланова җитәкли.”Гомер аккан су кебек,9 ел сизелми дә үтеп киткән.Кызларыбыз бик уңган-булганнар.Барысы да тырышып эшлиләр.Хәзер бик күп нәрсә компьютер ярдәмендә эшләнә.Бер зур тату гаилә булып эшлибез “,диде Наилә апа.Ул кичәгә почтаның тарихын алып килгән иде.Кызыксынып почта тарихы белән таныштык.Кичәбез шагыйрьләребезнең хатка кагылышлы шигырьләре белән үрелеп барды. Хатлар язам сиңа,

Каләмемне

Мана-мана төннәр карасына.(Ф.Яруллин),

Утырдым мин укып төн буена

Әнием миңа язган хатларны.(Лена Шагыйрьҗан),

Зәңгәр күктә йөзгән ак болыт,

Әкияттә сөйләнгәнчә,

Кош канатлы гүзәл ат булып,Пионерка Гөлчәчәккә

Илтеп кайтчы минем хатымны!(Ф.Кәрим),

Сугыштан тынган арада.

Каләмне манып карага,

Хат язар идем сезгә.

Их,кызлар,уңган сеңелләр(М.Җәлил),

Хатларыңны бүген утка яктым.

Дөрләп янды кайнар хисләрең.(Р.Зәкуан).

Хөрмәтле хат ташучыларыбыз Сезгә олы хөрмәтебезне һәм рәхмәт хисләрен белдереп, эшегездә уңышлар телибез.