Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

”Юлы уңның эше уң”

5 нче октябрь көнне Иске Кишет авыл халкы һәм гомумән Яңа Кишет авыл җирлегендә яшәүче халык өчен дә зур вакыйга булды.Олы Мәңгәр һәм Иске Кишет авылы арасындагы 4 км га сузылган асфальт юл рәсми рәвештә ачылды.Телевидениедан ТНВ каналыннан да килеп төшерделәр һәм шул көнне үк яңалыклардан күрсәттеләр.Юлны ачуда авыл халкы,китапханәчеләр дә катнашты.Кайчандыр Олы Мәңгәр авылы да Арча районына керә иде һәм без укырга 9-10 сыйныфка шул авылга йөрдек.Больницага,кибетләргә дә ул вакытта  Әтнәгә йөри идек әле.Халыктан җыелган сөтне дә Әтнәгә илтәләр иде.Ике арада Әче күпере бар.Шул күпернең ике ягы да текә таулы,пычрак вакытларда элек-электән тауга менү төшү дә бик әче үзәккә үткәнлектән безнең бабаларыбыз күпергә дә шул исемне биргәннәр.Соңгы елларда Әче күпере бөтенләй дә ташландык хәлгә килеп,аннан йорү куркыныч була башлаган иде.Җыелышларда да бу сорау җавапсыз кала бирде.Шул 4 км араны әйләнгечтән үтәргә туры килде халыкка.Менә ниһаять халыкка бәхет елмайды.Юлны төзеп халыкка уңайлылык тудырган изге гамәлле җитәкчеләребезгә без бик рәхмәтле.Аларның эшләрендә тагын да зур уңышларга ирешергә насыйп булсын!