Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Һәр мизгеле яшәүнең-куаныч”

Өлкәннәр көне уңаеннан Иске Кишет авылы клубында тематик кичә үтте.Кичәне җирлектәге авыл клубы,мәдәният йортлары,китапханәләре бергәләшеп оештырдылар.Кичә фольклор күренешләр,матур шигырьләр,җырлар,биюләр белән үрелеп барылды.Авыл җирлеге башлыгы  Арсланов Тәбрис абый өлкәннәребезне бәйрәм белән котлады.Клубка килүче өлкәннәребезне тәм-том өстәле янына дәшеп чәй эчердек.Кичә барышында өлкәннәребез күмәкләшеп биеп тә алдылар.Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.Клубка җыелган халык үзара аралашты,күптән күрешмәгәннәр өчен дә бәйрәм очрашуга,күрешүгә сәбәп булды.Өлкәннәребез кичәне карап рәхәтләнеп ял итте.