Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Санамыйм узган елларны”

Өлкәннәр һәм тәрбиячеләр көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова пенсиядәге тәрбиячеләрнең өйләрендә булып,аларның хәлләрен белеште,укырга яңа китаплар алып барып,чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.Алар белән әңгәмәләр оештырды.Алар китапханәнең актив укучылары да.Сөембикә Гыймадиева 1974 елдан алып 1998 елга кадәр балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.”Иске балалар бакчасында 35шәр бала булыр иде,бер-берсенә ышкылып йөриләр иде,”-дип елмаеп искә алды ул.Сөембикә апа шигырьләр укырга ярата.Шигырьдә бер җөмләгә күпме мәгънә сыя бит.Сания апа Шәрәфиева озак еллар буе балалар бакчасында мөдир булып эшләде.Иске балалар бакчасында 1989 елдан,ә яңасы 1993 елда ачылганнан балалар бакчасы ябылганчы.”Ачылган елны бакчада 38 бала иде.Хәзер авылда яшьләр калмагач,балалар да нык кимеде,дип”,-көрсенеп искә алды Сания апа.Бүгенге көндә Иске Кишетнең балалары Яңа Кишет балалар бакчасына йөриләр.Сания апа да китаплар укырга бик ярата.Ул нигездә повесть,хикәяләр укый.Алар үзләрен шулай зурлап,бәйрәм белән котлап килүемә чиксез шатлануларын белдерделәр,рәхмәтләрен җиткерделәр.