Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Батырша исеме халык йөрәгендә яшәде”

   28 сентябрьдә Арча шәһәренең “Казан арты” тарих-этнография музеенда тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев белән очрашу булды.Бу очрашуда Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Габитова Голфиягә дә катнашу бәхете елмайды.Искиткеч тирән эчтәлекле,кызыклы әңгәмәләргә бай,һәркемгә аңлаешлы очрашу булды бу.18 гасыр урталарында татар һәм башкорт халкын колонизаторларга каршы көрәшкә күтәргән Батыршаны күп еллар телгә алырга да ярамаган.Кичәне “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәре,”Безнең мирас”журналының бүлек мөхәррире Ленар Гобәйдуллин башлап җибәрде һәм Фәйзелхак абыйга даими сораулар биреп кичәне алып барды. Кичәдә төбәкне өйрәнүчеләр, укытучылар, музей хезмәткәрләре,китапханәчеләр,студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты. Фәйзелхак абый үзенең тормыш юлы,гаиләсе белән таныштырды.Ул күп китаплар чыгарган.Кичәгә алып килгән китаплары белән таныштырып үтте.Шулар арасында безнең китапханәләребез фондында булган “История татар в лицах”сериясе буенча “Батырша”китабы да бар.Китап архивтан алынган мәгълүматларга нигезләнеп язылган.Батырша мулланың тормышы һәм эшчәнлеге турында.Бу китап турында Фәйзелхак абый шул хәтле кызык,мавыктыргыч,гади,аңлаешлы итеп итеп сөйләде.Вакыйгалар кино караган кебек күз алдына килеп басты.Китапның тышында Батыршаның портреты да бар,аның турында да ул кызыклы итеп сөйләде.Гомумән алганда бу кичә һәркем өчен,китапханәчеләр өчен бигрәк тә файдалы булды дип әйтәсем килә.Истәлеккә фотога да төштек.Шулай ук китапханәбездән Җәмит Рәхимовның “Батырша”исемле тарихи романын алып укырга мөмкин.Очрашуны оештыручыларга бик зур рәхмәт!