Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Тәрбияче-тәрбиянең чишмә башы”

27 нче Сентябрь– тәрбиячеләр көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә специалист көне үткәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова тәрбиячеләрне һәм балаларны балалар бакчаларының ачылу тарихы,тәрбияче профессиясе,китапханәгә әле яңа гына кайткан тәрбиячеләр,балалар өчен китаплар белән таныштырды.Әкиятләр,шигырьләр укыды.Тәрбиячеләр белән әңгәмәләр үткәрде.Алар да бит кайчандыр балалар бакчасына йөргәннәр һәм аларның да тәрбияче апалары булган.Балалар бик кызыксынып тыңладылар,сорауларга җаваплар биреп әңгәмәгә кушылып утырдылар,хәрәкәтле уеннарда катнаштылар.Тәрбиячеләр бик теләп балалар белән бергәләп укырга яңа китаплар алдылар.