Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Гомергә ул күңел түрендә”

Иске Кишет авыл китапханәсендә балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулу уңаеннан әдәби бәйрәм үтте.Бәйрәмдә 2-4 сыйныф укучылары катнашты.Укучылар А.Алишның тормыш юлы,иҗаты белән таныштылар.Яратып укыла торган әкиятләре,хикәяләре,тел күнекмәләре буенча әдәби сәяхәткә чыктылар.Онытыла башлаганнарын искә төшерү өчен әкиятләрне,хикәяләрне кычкырып укыдылар.А.Алишның иҗатына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр,аның әсәрләре буенча фикер алыштылар.