Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Илең турында уйла”

14 сентябрь көнне Иске Кишет авыл китапханәсе Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында 2-4 сыйныф укучылары белән берлектә “Бердәм мәдәният дәресе”акциясе кысаларында музей сәгате үткәрде.Дәреснең максаты үсеп килүче буында туган төбәккә карата мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү,үз төбәгеңнең тарихын өйрәнү.Укучылар Герой якташларыбызның тормыш юлы,батырлыклары белән таныштылар.Бик кызыксынып музей белән таныштылар.Каһарман авылдашыбыз Гани Сафиуллин турында “Таттелеком”төркеме иҗат иткән фильм карадылар.Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар тыңладылар,караган фильм буенча фикер алыштылар.”Таттелеком”җәмгыятеннән истәлек бүләкләре дә алдылар.Истәлеккә фотога төштеләр.