Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Без тынычлык яклы!”

1 нче сентябрь көнне Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музеенда Кырлай һәм Шушмабаш мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары,укытучылары белән берлектә тынычлык дәресе үтте.Масса чараны Таттелекомның генераль директоры ярдәмчесе Рөстәм Гомәров,авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова үткәрде.Башта укучылар музей белән таныштылар. Рөстәм Гомәров үзе хәрби кеше булганлыктан укучыларга мәгълүматны бик тәфсилләп,чын хәрбиләрчә аңлатып сөйләде.Укучылар бик кызыксынып экспонатлар белән таныштылар,үзләре өчен бик күп мәгълүмат алдылар.Музей белән танышканнан соң телевизор экраныннан Гани Сафиуллин турында Таттелеком төркеме иҗат иткән Долг.Честь.Отвага.исемле фильм карадылар. Фильмның сценарий авторы Рөстәм Гомәров,операторы Э.Ханжин.Текстны үзенең йомшак,матур тавышы белән Л.Ханжина укый.

   Фильмны укучылар бик бирелеп,игътибар белән карадылар.Анда кечкенә Ганинең сукбайлыкта йөрүен,казах далаларын,коточкыч сугыш күренешләрен,Г.Сафиуллинның үз тавышын тыңларга,сугыш вакытындагы зур,тере хәрби җитәкчеләребезне дә күрергә мөмкин.Музейның ачылу көннәре,музейда очрашуларда булган Советлар Союзы,Россия геройлары, музейның бүгенгесе дә урын алган анда.Соңыннан укучылар фильм турында үзара фикер алыштылар.Музейга килгән кешеләргә фильмнар да күрсәтү мөмкинлеге тудырганлыклары өчен  Таттелекомга без бик рәхмәтле!Шулай ук укучылар Таттелекомнан истәлек бүләкләре дә алдылар.Укытучылар үз чиратында:”Без бу музейдан Г.Сафиуллин һәм башка Геройларыбыз турында зур мәгълүмат,бик күп яңалык алып китәбез.Музейны оештыручыларга,бүгенге көндә музейның эшен дәвам итүчеләргә,мәгълүмат туплаучыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез”-диделәр алар.