Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Әйткән солдат: «Кайтсам, җиңеп кайтам!»

Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музеенда герой якташларыбыз В.Ежков,Н.Сафин,Г.Салихов турында да күп мәгълүмат алырга мөмкин.Һәм безнең музеебыз тагын бер Геройга тулыланды.Ул зур батырлыклар күрсәтеп Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә Герой исеме бирелми калган ефрейтор Нургали Шәфигуллин.Каты көрәшләрдә Н.Шәфигуллин кулына флаг тотып сугышчыларны көрәшкә өндәп көрәшчеләрнең алгы рәтендә бара.Ул каты яралануына да карамастан сугыш кырын ташлап китми.Иңберенче аның флаг тотып барган кулы яралана,берникадәр вакыттан соң ярчык аның аягын өзә.Шуннан соң гына ул флагны үзен куып җиткән кызылармиячегә тапшыра.Соңгы көчен җыеп:

-Ал һәм  алга бар!Бары тик алга!-дип кычкыра ул.

   Музеебызда Герой Нургали Шәфигуллинның кызы Зөлфия,туганы Таттелекомның генераль директоры Лотфулла Нурислам улының хәләл җефете Венера Абдулла кызы һәм башка туганнары экскурсиядә булып киттеләр.Очрашуда Таттелекомның генераль директоры ярдәмчесе Р.Гомәров катнашты.Кунакларны китапханә мөдире Гөлфия Габитова каршы алды һәм музей белән таныштырды.