Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Туган авылым-җанга дәвам”

Июль аеның ямьле бер кичендә Иске Кишет авылы халкы авыл бәйрәменә җыелды.Авыл бәйрәмен китапханә мөдире Гөлфия Габитова һәм клуб мөдире Рәзил Галиуллин оештырды.Иганәчеләребез:ООО “Хотня” җәмгыяте,”Реванш”кибете,Садыков Ранил булды.Быел гади генә авыл бәйрәме түгел.Иске Кишет авылында китапханә ачылуга 25 еллыкны билгеләп үтү,шулай ук “Гөлчәчәкле Иске Кишет урамнары” бәйгесенә дә йомгак ясау.Авыл бәйрәме матур шигырьләр,җырлар,биюләр,кызыклы уеннар белән үрелеп барылды.Китапханәнең 25 ел буе тугры калган укучыларына истәлек бүләкләре һәм түбәндәге номинацияләр буенча дипломнар тапшырылды:

“Иң зәвыклы китап укучы”,“Иң өлгер китап укучы”, “Иң актив журнал укучы”, “Иң  нәзакәтле китап укучы”, “Уку лидеры”, “Иң өлкән яшьтәге актив китап укучы ир-ат”, “Шигъриятне яратучы иң  актив китап укучы”,“Иң өлкән яшьтәге актив китап укучы хатын-кыз”, “Армия тормышына багышланган әдәбиятны иң актив  укучы”,“Иң игътибарлы актив китап укучы”,“Газеталарны иң актив  укучы”.

    “Гөлчәчәкле Иске Кишет урамнары” бәйгесендә җиңүчеләргә: “Супер гөлбакча”, “Иң затлы гөлбакча”, “Иң гүзәл гөлбакча”, “Иң ямьле гөлбакча”, “Иң камил гөлбакча”, “Иң күркәм гөлбакча”, “Иң яхшы гөлбакча”, “Иң шәп гөлбакча”,“Иң кызыклы гөлбакча”, “Гаҗәеп гөлбакча”, “Сокландыргыч гөлбакча”, “Иң килешле гөлбакча”, “Иң гаҗәеп гөлбакча”, “Искитмәле гөлбакча”номинацияләрендәге дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.Бәйрәмдә авыл халкы,кайткан кунаклар катнашты.Халык рәхәтләнеп ял итте,үзара аралашты.