Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

,,Татар язучылары әсәрләрендә милли йолалар һәм гореф-гадәтләр, аларның бугенге көндә кулланылышы”

Кунакларны китапханәчеләр,мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Яңа Кишет авыл җирлегендә каршы алдык.Җирлектә яшәүче осталарның кул эшләреннән төзелгән күргәзмәне кунакларыбыз бик яратып карадылар. Иске Кишет авылыннан кул эше осталары:Флера апа Әхмәтшина,Валентина Василенко,Гөлүсә Сафина,Рәмилә Әскәрова үзләренең кул эшләре белән күргәзмәдә катнаштылар. Флера апа Әхмәтшина 80 яшен тутыруга да карамастан чигү чигә.Кунакларга ул үзе чиккән кулъяулыкларын да бүләк итте.Кунакларга фольклор күренешләр тәкъдим ителде.Бәйрәмдә Иске Кишет авылыннан оста гармунчы Җәүдәт абый Фазлыев та катнашты.Татар халкының милли ризыкларыннан сыгылып торган табыныбызны кунакларыбыз бик яратты.Австралиядән,Новосибирскидан,Актүбәдән килгән кунакларыбыз кайбер ризыкларның рецептларын сорап алып киттеләр.Аралашу өчен бер-беребезнең телефон номерларын алыштык.Икенче көнне пленар утырышта да катнаштык.