Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Китап-замана баласының дустымы?” укучы бенефисы

Халыкара балалар китабы көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе башлангыч мәктәптә укучы бенефисы уздырды. Халыкара балалар китабы көне Һанс Христиан Андерсенның туган көнендә, 2 апрель көнне билгеләп үтелә.Китапханәгә бик матур тышлы,кызыклы,балаларны җәлеп итәрлек күз явын алырлык китаплар кайта.Китапханәбезнең “Иң актив укучысы” 4 нче сыйныф укучысы Азалия Галимзянова.Ул масса-чараларда,конкурсларда бик актив катнаша.”Кулында китап булганның башында гыйлем булыр”-ди борынгылар.Дөрестән дә сыйныф җитәкчесе Мәгъфия Мәгсүмовна Азалиянең яхшы укуын ассызыклап үтте.Бу аның әдәби китапларны күп укуы белән аңлатыла диде.Укучыларга китапханәче Г.А. Габитова юбиляр һәм яңа кайткан китапларны,презентация тәкъдим итте.Азалия үзенең яраткан китабы турында сөйләде.Иптәшләренә Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан фестивальдә сөйләгән”Ак бабай” шигырен тәкъдим итте.Укучылар китапханәгә ешрак килергә,китапларны күбрәк укырга кирәк дигән фикердә калдылар.