Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Күңел һаман көтә...”

22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханә мөдире Гөлфия Габитова,каһарман авылдашыбыз Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музеенда авылда һәм читтә яшәүче авылдышлары белән берлектә Хәтер көне үткәрде.Иске Кишет авылыннан Бөек Ватан сугышына 199 кеше китә һәм шуларның 83е генә исән килеш кайту бәхетенә ирешә.116 кеше сугыш кырларында ятып кала яки хәбәрсез югала.Күпме күз яшьләре түгелгән,күпме йокысыз төннәр үткән.Ирләрен,улларын югалткан хатын-кызларыбыз иңенә күпме авыр эш йөкләнә.Ачлы-туклы килеш алар көнне-төнгә ялгап Җиңү көнен якынайталар.80 яшьләре тулган әби-бабайлар авылда Герой туган нигездә музей ачылуга бик шатланалар.Алар чын йөрәкләре белән аңлыйлар,әгәр дә сугыш икенче төрле борылыш алган булса,бүгенге рәхәт тормыш булыр идеме соң?Менә шуны без үсеп килүче буынга аңлатырга,җиткерергә тиешбез!