Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Гөрли бәйрәм,гөрли Сабантуй!”

16 июнь көнне районның барлык авыллары белән беррәттән Яңа Кишет авыл җирлегендә дә Сабантуй гөрләде.Сабантуй мәйданы ике авыл:Иске Кишет һәм Яңа Кишет авыллары арасындагы болынлыкта үткәрелә.Аңа Кышкар һәм Симетбаш авылы халкы һәм тагы бүтән авыллар халкы да килә. Сабантуй сәгать 10 да башланды.Аны Кышкар авылы мәчете имамы Радик хәзрәт Корьән сүзләре белән башлап җибәрде.Яңа Кишет мәчете каршында эшләп килүче мәдрәсә шәкертләре Корьән сүрәләре укыдылар. Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Арсланов Тәбрис җыелган халыкны бәйрәм белән котлады.Бәйрәмне оештыруда мәдәният хезмәткәрләре:клуб һәм китапханәләр дә күп көч куйды.Сабантуй гөрләде.Җыр-бию,нәфис сүз тынып тормады.Халык бүген уйнап-көлеп,җырлап-биеп күңел ачарга дип кенә килмәгән,ә бәлки үзенең ул-кызларын осталыкта,уңганлыкта,җитезлектә,түземлектә,жорлыкта сынарга дип җыелган.Ә бәйгеләр кызганнан кыза бара.Мәйдан саен-яңа ярыш,яңа уен...