Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Сабантуйга бүләк җыю-бәйрәмнең иң күркәм бизәге”

Иске Кишет авылында клуб,китапханә авылның бердәм яшьләре белән берлектә Сабантуйга бүләк җыйдык.Безнең авылда аны гади генә итеп “Сабантуйга әйбер җыю”дип атыйлар.Ат җигеп,колгалар тотып,матур итеп гармун уйнап,йомырка җыеп,авыл көенә җырлап әйбер җыю үзе бер күңелле мизгел.

Авылның бер очыннан бүләк җыя башлауга,авыл кешеләре гармун тавышын ишетеп бүләкләрен тотып капка төбенә чыгып утыралар.Әйбер җыючыларны көтеп торалар.Бала-чага җигүле атка утырып бару өчен йөгерешә.Әби-апалар балаларны тәмле конфетлар алып чыгып сыйлый.Янәшәдә барган җигүле атның арбасында сөлге-ситсалар,төрле бүләкләрләр арта бара.Атның дугасына,тәртәсенә дә чорнала алар.Шулай күңелле итеп,җыр-бию,уен көлке белән,авыл халкын Сабантуйга дәшеп бөтен авылны әйләнеп узабыз.