Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Кайткан алар,сөеп сагынып илебезне” 1 апрель-Халыкара кошларны яклау көне

1 апрель-Халыкара кошларны яклау көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе башлангыч мәктәптә сораулар һәм җаваплар кичәсе үткәрде.

   Кошлар безнең якын дусларыбыз.Кошлардан башка яшәүне һич тә күз алдына китереп булмый.Күктә тургай җырламаса,суда аккош йөзмәсә,язын җирне сукалаганда өере белән каргалар сука артыннан очмаса ничек күңелсез булыр иде.Кичәнең сораулар һәм җаваплардан торуы бик отышлы булды.Укучылар Татарстаныбызда җәен өч йөзләп,утрак рәвештә алтмышлап төрле кошларның яшәвен белделәр.Саескан файдалы кошмы,кошлар кешеләр ярдәменә мохтаҗмы укучылар шул сорауларга җаваплпр таптылар.Безнең колакка еш ишетелми торган суер,кашкалак,урман тавыгы турында да укучылар мәгълүмат алды.Кичәдә презентациянең тәкъдим ителүе дә отышлы булды,чөнки укучылар кошларның фотоларын,кош исемнәренең русчага тәрҗемәләрен исләрендә калдырдылар.Презентациядә шулай ук Арча районындагы кызыл китапка кергән кошлар:шоңкар,ысылдык аккош,аккойрык бөркет турында да мәгълүмат бирелде.Кош исемнәре белән бәйле әкиятләр,табышмаклар,мәкальләр дә укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды.