Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Ата-бабалы кеше-тамырлы имән”

15 май Гаилә көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә “Ата-бабалы кеше-тамырлы имән” дигән исем астында шәҗәрә бәйрәме үтте.Үзебезнең нәселебезне барлау,киләчәк буынга тапшыру безнең изге бурычыбыз.Кичәбезнең максаты:ата-бабаңны,җиде буыныңны белү,нәсел агачын төзү эшен башлап җибәрү һәм тукталып калмыйча эшне ахырына җиткерү.Кичәне авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова алып барды.Кичәгә әзерләнгәндә күп кенә авыл кешеләре белән сөйләшергә туры килде.Шәҗәрәгез бармы?,-дигән сорауга кайберәүләр нәрсә соң ул дисә,кайберәүләре менә балалар мәктәптә ясарга дип бабаларыннан сорап язып алганнар иде,каядыр инде ул хәзер дип тә җавап бирделәр.Ә нәселебезне барларга бик кирәк.Соңга калмыйча,бүгеннән.Өлкән буыннан сорарга,архивларда эзләнергә.Кичәдә үзләренең туганнары,балалары белән бергәләп төзегән шәҗәрәләре буенча Филсинә Әхмәтгалиева,Гөлфәрия Сәмигуллина чыгыш ясады.Тәслимә Шиһабиева үзләренең әби-бабалардан калган шамаил турында сөйләде.Флюра апа Әхмәтшина эшне башлап җибәргән,авылдагы күп кешеләрнең нәсел-нәсәбәләрен дә белә икән.Кичәдә фикер алышынды.Бу эшне сузмыйча бүгенгедән башларга ,нәсел агачын төзергә кирәк дигән нәтиҗәгә киленде.