Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Мәңге истә!”

Бөек җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова Симетбаш башлангыч мәктәбе укучылары,укытучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Советлар Союзы Герое генерал –лейтенант Гани Сафиуллин музеенда батырлык дәресе үткәрде.Чараның максаты укучыларда ватанпәрвәрлек һәм туган ягыбызны өйрәнү хисе тәрбияләү.Укучылар музей тарихы,батырларыбызның тормыш юлы,күрсәткән батырлыклары белән таныштылар.73 ел илебезнең күге тыныч.Бу тынычлык хакына күпме ир-егетләребез дәһшәтле сугыш кырларында ятып калган.Без аларга мәңге бурычлы,без аларны мәңге истә тотарга тиешбез.Бүгенге тыныч заманда да батырлыкка урын зур.Кичәдә катнашучылар бу музейны ачучы мәртәбәле авылдашлары Таттелекомның генераль директоры Шафигуллин Лотфулла Нурислам улының олы йөрәкле кеше булуы белән горурлануларын җиткерделәр.