Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Җиңү юллары буйлап”(Балаларга сугыш турында укыйбыз”кысаларындагы IX Халыкара акциясе)

4 май көнне Иске Кишет авыл китапханәсе IX Халыкара акциясе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" кысаларында Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музей утарында чара уздырды.Укучы балалар Г.Сафиуллинның”Җиңү юллары буйлап”исемле китабын кычкырып укыдылар.Укыганнары буенча фикер алыштылар. Герой якташлары белән горурлануларын һәм китапны бик ошатуларын җиткерделәр.