Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Кояшка ия-Шәмсия”

Кышкар авылы китапханәсе һәм клубы шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу үткәрде.Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова шул очрашуда Шәмсия Җиһангированың “Якты сагыш”китабыннан “Илле” диләр, ”илле” диләр...”, ”Илле яшьтә ирләр нинди була?..” дигән шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде,әзерләп килгән сорауларын бирде.Шәмсия Җиһангирова мәдәният йортының залына килеп кергәч,залга кояш килер кергән кебек булды.Нигә дисәм?Шәмсия исеменә “кояш та сыйган икән”.”Шәмс”сүзе гарәпчәдән кояш дип тәрҗемә ителә.Кичә бик эчтәлекле,мәгънәле,күңелле үтте.