Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“ Шигырьдә шаулы гомер”

Бөек классигыбыз,яңа заман татар әдәбиятына нигез салучы,яраткан шагыйребез,якташыбыз Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә шигырь сәгате үтте.Үзенең бик кыска 27 ел гомере эчендә ул кабатланмас иҗатын киләчәк буынга-безгә калдырып киткән.Аның шигырьләре җанга якын,аңлаешлы,искиткеч мәгънәле.Аны укып һич тә туеп булмый.Шушы уңайдан,әле үзебез өчен яңалык булган шигырьләре,яңа китаплары белән танышу максатыннан Иске Кишет авыл китапханәсенедә шигырь сәгате үтте.Укучыларыбыз аның шигырьләрен кычкырып укыдылар,фикер алыштылар.Габдулла Тукайның шигырьләрен күпме генә тыңласаң да,күпме генә укысаң да аннан туеп булмый дигән фикерне әйттеләр.Нинди серле шагыйрь ул Тукай!