Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Арча егетләре армиягә китә”

Арча һәм Әтнә районнарыннан Россия Армиясе сафларына китүче егетләребезне Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарыннан армия сафларына озату матур бер традициягә әйләнде.Улын армия сафларына озатучы әти-әнинең уй-кичерешләре минем үземә дә бик таныш,музейга кадәр килеп йөрү бәлки аларга мәшәкатьлерәктер дә.Ләкин алар музейга килеп бик күп мәгълүмат алып китәләр.Быел кышның гына бик тиз китәсе килмәсә дә,егетләребезнең китү көннәрен кичектереп булмый шул.Озату кичәсе матур,мәгънәле үтте.Кичәдә армиягә китүче егетләребезнең әти-әниләре,егетләр үзләре,Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борханов,Мәдәният бүлеге мөдире Рамил Мөхетдинов,Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт, Әфганчыларның “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, Арча районының башлангыч хәрби ветераннар советы рәисе  Юрий Козлов,Әтнә районы вәкилләре,авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова,Арча районы яшь гвардиячеләре(юнармеецлар) һ.б. катнашты.Кичәне военком Алмаз Борханов ачып җибәрде.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова кичәгә җыелганнарны музей белән таныштырды. Сергей Баһаветдинов, Юрий Козлов егетләргә үзләренең теләкләрен,киңәшләрен җиткерделәр.Раил хәзрәт егетләргә багышлап,аларның эшләре,хезмәтләре уң булсын дип дога кылды,үтемле сүзләрен җиткерде.Бүгенге көндә армиядә яхшы хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләренә Арчадан Әдһәм Зәйнуллинга һәм Өчиледән Равил Минһаҗевка улларының командирларыннан килгән Рәхмәт хатлары тапшырылды.Армия сафларына китүче егетләргә истәлек бүләкләре бирелде.Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр салынды.