Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Сез булганга,дөнья нурлы”

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә Әниләребез белән берлектә тематик кичә үтте.Кичәдә Ибраһим Биектаулы,Гөлшат Зәйнашева,Рөстәм Зәкуан,Фәнис Яруллинның Хатын-кызларыбызга багышлап язылган шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Хатын-кызларыбыз тыңлап кына утырмадылар,үзләре дә актив катнаштылар.Башваткычлар чиштеләр,мәзәкләр укыдылар.Китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар,фикер алыштылар.Соңыннан үзләре пешереп алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчтек.Кичә бик күңелле үтте.