Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Китап юлдашың булсын”

2 апрель Халыкара балалар китабы көне.Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсендә 2-5 сыйныф укучылары белән берлектә “Китап юлдашың булсын”дип исемләнгән библиофреш үтте.Укучыларга китапханәгә соңгы арада кайткан балалар өчен өр-яңа китаплар тәкъдим ителде.Алар арасында Н.Сәйярнең “Әтәч менгән киртәгә”,З.Мансуровның”Телбизәк”,Рәсемле татарча-русча тематик сүзлек,Шигъри әлифба,З.Гомәрованың балалар өчен шигырьләр,табышмаклар,пьеса,хикәяләр китабы,Татарские народные сказки китаплары укучылар өчен бик кызыклы булды.Укучылар табышмакларга җаваплар таптылар,әкиятләр тыңладылар,кызыклы күп мәгълүмат алдылар.Китапханәбездә укучыларыбызны көтеп калабыз!