“Язучы Равилә Шәйдуллина белән очрашу”
Арча үзәк китапханәсе район мәдәният йортында эшмәкәр, профессионал аш-су остасы,язучы Равилә Шәйдуллина һәм аның дуслары белән очрашу уздырды.Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова бу чарада Р. Шәйдуллинаның “Әниемә чемле җиләк”исемле шигырен сәнгатьле итеп укыды.