Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Сезнең караш шундый якты”

   Халыкара хатын-кызлар көне 8 март уңаеннан Иске Кишет авылы клубында тематик кичә үтте.Кичә алдыннан авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова клубка җыелган сөекле хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлады.Китапханәгә яңа кайткан китаплардан төзелгән “Яңа китап-яз нурлары тарата”,дигән күргәзмәгә күзәтү ясады.Укучыларыбызны кыскача китаплар белән таныштырып үтте.Кичәдә авыл халкы,мәктәп укучылары,студентлар,эшче яшьләр катнашты.Матур шигырьләр,җырлар яңгырады.Клубка җыелган халык үзара аралашты,рәхәтләнеп ял итте.