Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Мәрҗани-татар халкының даны һәм горурлыгы”

      Татарстаныбызда 2018 ел Мәрҗани елы дип игълан ителде.Шушы уңайдан Яңа Кишет зонасына кергән Симетбаш авылы “Нурислам”мәчетендә Мәрҗани укулары үтте.Кичәне оештыруда авыл китапханәләре башлап йөрде. Мәрҗани укуларының максаты:укучыларыбызны Бөек остазыбыз Мәрҗанинең тормыш юлы, эшчәнлеге,әдәби мирасы белән якыннан таныштыру.Иске Кишет авыл китапханәсе укучыларыбызны Шиһап Мәрҗани эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Мәрҗани әсәрләрендә күтәрелгән фикер-проблемалар бүген дә актуаль булып кала бирә. Ул үзенең талант куәтен татар тарихын өйрәнүгә юнәлдерә. Русия мөселманнары арасында беренчеләрдән булып гуманитар фәннәргә нигез салучы була. Шиһап Мәрҗани эшчәнлегенең мөһим бер тармагы-мәгариф эшчәнлеге,мәгърифәтчелеге. Ул күп фән өлкәләрен яхшы белүе белән беррәттән,эпиграфика тармагында да үзен чын белгеч буларак таныткан.Кичәдә Яңа Кишет зонасы буенча җитәкче Хөснетдинова Разидә апа,Кырлай авылыннан,Иске Кишет,Яңа Кишет,Кышкар,Симетбаш авылы мәчетенә йөрүче шәкертләр,имамнар,мөгаллимәләр,Таттелеком хезмәткәрләре катнашты. Шиһабетдин Мәрҗанинең Ташкичүдәге музеенда да экскурсиядә булып ,бик күп мәгълүматлар белән таныштык.