Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Лев Николаевич Толстой»

Иске Кишет авыл китапханәсендә Татарстанда Лев Николаевич Толстой елы уңаеннан кече яшьтәге мәктәп укучылары белән берлектә кичә-диалог үтте.

   Кичәбезнең максаты: кече яшьтәге мәктәп укучыларын китап дөньясы мәдәниятенә якынайту.Укучыларны  Л. Н.Толстойның иҗаты,тормыш юлы белән таныштыру.Аның китапларына карата балалар күңелендә кызыксыну уяту.Кичә барышында балалар Толстой әсәрләрен кычкырып укыдылар.Бигрәк тә аның “Старая лошадь»,”Акула” хикәяләре балалар күңеленә хуш килде.Алар әсәр турында үзара фикер алыштылар.Укыган әсәрләр балаларга бик ошады.Соңыннан балалар “Филипок”мультфильмын карадылар.