Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Мәңге яшәр Тукаебыз,елатып вә көлдереп”

Балалар Тукайның әкиятләрен яратып укып кына калмыйлар,ә бәлки әкият геройларын сурәткә төшерергә дә яраталар.Шушы уңайдан китапханәдә 3-6 сыйныф укучылары белән берлектә рәсем конкурсы оештырылды.Укучылар үзләренең фантазияләрен эшкә җигеп рәсемнәр ясап алып килделәр һәм без алардан стенд төзеп китапханәдә күргәзмә оештырдык.Китапханәгә йөрүче укучылар бик кызыксынып аларны карыйлар һәм бәя дә бирәләр.