Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Алга,сугышчан Утыз сигезенче”

Сталинград сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе     Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында  өлкән сыйныф укучылары белән берлектә кичә үткәрде.Кичәбезнең максаты укучыларга патриотик тәрбия бирү, каһарман авылдашыбызның Сталинградны саклау өчен барган сугыштагы оста хәрби җитәкчелеген һәм батырлыгын өйрәнү.

“-Хәзерге тыныч заманда күз алдына китерүе дә кыен,көчле техника белән коралланган йөзләрчә,меңнәрчә кешеләр,бер кечкенә генә кисәк җир өчен берничәшәр көн көрәшәләр,күпме биеклекләр яуларга туры килә?!Күп,бик күп.”Укучыларга китапханә мөдире Гөлфия Габитованың Г.Сафиуллинның батырлыгы турында сөйләве укучыларның да үз чиратында Фатих Кәрим, Шәрәф Мөдәрриснең сугыш темасына язылган шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләүләре белән чиратлаштырылып алып барылды.Мәгълүматлар укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булды.