Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

Районыбызда хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә.

Районыбызда хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә.Шушы уңайдан 18 февраль көнне районыбыз мәктәпләреннән бер төркем урта мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое Гани Биккенә улы Сафиуллинның музей-утарында булдылар.Алар каһарман авылдашыбыз белән бер рәттән безнең районыбыз горурлыгы Советлар Союзы Геройлары Валентин Ежков,Гатаулла Салихов,Нәкыйп Сафин турында да мәгълүматлар алдылар.Музе -утардагы экспонатлар белән таныштылар.