Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Ватан хакын даулап сугыштык»

Сталинград сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан Казан арты музее хезмәткәрләре Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеенда кунакта булдылар.Алар бик кызыксынып музей белән таныштылар.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова аларга музейның ачылу тарихын,Г.Сафиуллинның тормышы,хәрби эшчәнлеге,Бөек Ватан сугышында хәрби җитәкче буларак күрсәткән батырлыгы,бигрәк тә Сталинград сугышы барышында Гани Сафиуллинның үзен оста хәрби җитәкче итеп танытуы турында сөйләде. Музей хезмәткәрләре үзләренә музейның бик ошавын,авыл җирендә шундый музейның булуы бик яхшы булуын әйттеләр.Бу очрашу үз чиратында тәҗрибә уртаклашу да булды.