Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Ут давылын ерып үтәбез без”

   Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында  Сталинград янында фашист илбасарларын тар-мар итүгә 75 ел тулу уңаеннан зур очрашу булды.Очрашуның максаты: Гани Сафиуллинның язмышы үрнәгендә яшь буынны, бигрәк тә булачак солдатларны патриотик рухта тәрбияләү. Сталинград сугышы барышында Гани Сафиуллин үзен оста хәрби җитәкче итеп таныта.Аның дивизиясе сугышчылары дошманга һич тә тынычланырга ирек бирми. Гани Сафиуллинның планы буенча эшләнгән “төнге атакалар” Сталинград сугышы вакытында да бик киң кулланыла.Очрашуда  музейга нигез салган “Таттелеком” оешмасы генераль директоры урынбасары Рөстәм Гомәров, булачак солдатлар,  Арча педагогика көллиятенең  1-4 курс студентлары, ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов,Гани Сафиуллин музеен булдыруга үзеннән зур өлеш керткән “Биектау–Сервис” ширкәте җитәкчесе Ринат Гыйбадуллин, “Таттелеком” җәмгыяте пресса хезмәте җитәкчесе Рөстәм Зәкуанов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов, авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова,мәктәп укучылары һәм укытучылары,авыл халкы катнашты.Бу очрашуны оештыруда авыл китапханәсенең роле зур булды. Бу очрашуны “ТНВ” (“7дней” тапшыруы) һәм “Татарстан 24” каналларыннан да күрсәтәчәкләр.