Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Кич утыру”

Кышкы озын кичләрдә элек-электән безнең әбиләребез,әниләребез җыйнаулашып бер-берсенә,кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр.Миллли көйләребезне көйләп,җырлый-җырлый чигү чиккәннәр,бәйләм бәйләгәннәр,җеп җерләгәннәр.Куллары,күзләре талып китсә уеннар да уйнап алганнар,табышмаклар,мәкальләр әйтешкәннәр,тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчкәннәр.Соңгы елларда бу кич утырулар онытылды.Күбрәк телевизор,компьютер,телефонда утыра башладык.Иске Кишет авыл китапханәсе онытыла башлаган гореф-гадәтебезне,милли йолаларыбызны кире кайтару,халыкка җиткерү максатыннан “Кич утыру”фольклор кичәсе уздырды.Ул авылыбызның Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында үтте.Чөнки музейның алгы өлешендә татар халкының йорт кирәк-яраклары,кул эше:эрләү,туку,тегү,бәйләү кирәк яраклары да урын алган.

    Бу кичәдә китапханәнең “Ак калфак”оешмасына йөрүче хатын-кызларыбыз катнашты.Күбесе үзенең бәйләгән,чиккән,пешергән,яшелчәләрдән әзерләгән ризыкларын да күчтәнәч итеп алып килгән.Алардан күргәзмәләр оештырып сезгә дә күрсәтергә булдык.Китапханәбезнең “Иң өлкән”укучыларыннан берсе Флера апа да кул эшләренә бик оста.Ул чигәргә ярата,эле дә булса тө рле чигү үрнәкләре табып кульяулыклар һәм башка төрле әйберләр чигә,китапханәгә кайткан һәрбер яңа китапны укып та бара әле ул.Күргәзмәгә чиккән тәрәзә пәрдәләре алып килгән.Флера апа музейга бик күп экспонатлар да бүләк иткән кеше.Резеда апа Галимҗанова бәйләргә бик оста,интернеттан нинди  генә бәйләү үрнәкләре табып,нәрсәләр генә бәйләп бетерми ул,карап торсаң күзләр камаша.Рафилә апа бәйләргә дә,пешерергә дә бик оста.Ул тәмле итеп балан бәлеше пешереп алып килгән,аның тәмлелекләре.Гөлзадә апа бик тәмле итеп яшелчәләрдән салатлар ясый,бик оста бәйли,китапханәнең иң актив укучыларының берсе.Бу юлы ул болгар борычыннан ясаган тәмле салат алып килгән иде.Кичәгә килгән Гөлфария Сәмигуллина,Рәзилә Сафиуллина,Илһамия Хәйруллина да,һәрберсе кул эшенә дә,пешерергә дә бик осталар һәм китапханәнең актив укучылары.

   Кичәне авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова алып барды.Кичәгә килүчеләрне музей белән таныштырды.Татар халкының милли йоласы булган кич утыру турында сүз алып барылды,табышмаклар,мәкальләр әйтелде.Балан бәлеше,тәмле кабартмалар белән,сөйләшә сөйләшә күңелле итеп чәй эчтек.Кул эшләрен эшли-эшли элеккеге елларда кич утырганда нинди кызыклы хәлләр булган,шуларны сөйләшеп көлешеп тә алдык.

   Милли йолаларыбызны,гореф-гадәтләребезне онытмыйча,күңелле итеп бер-беребез белән аралашып яшәсәк иде.