Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Сказки и были” 2018 ел Татарстанда Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде

2018 ел Татарстаныбызда Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның указы буенча Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде.Иске Кишет авыл китапханәсе эшне иң кечкенәләрдән башлап җибәрде.Яңа Кишет балалар бакчасына йөрүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре белән берлектә “Әкиятләр һәм булган хәл “дигән кичә үткәрде.Кичәбезнең максаты балаларны китап дөньясы мәдәнияте,китап һәм аның геройлары белән таныштыру иде.Балаларны Лев Николаевич Толстойның кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үттек.Л.Н.Толстой 1828 нче елның 9 нчы сентябрендә Тула өлкәсенең Ясная Поляна утарында дөньяга килә.Әнисе княжна Мария Николаевна Волконская,әтисе  граф Николай Ильич була.Левага бер яшь ярым вакытта аның әнисе,9 нчы яше белән киткәндә әтисе үлеп китә.Аны Казандагы түтәсе ике абыйсы һәм апасы белән тәрбиягә ала.Толстой Казанда 6 ел яши.

   Балалар Лев Николаевич Толстойның “Өч аю”әкиятен бик яхшы беләләр икән.Балаларны тагын “Арыслан һәм эт”булган хәл,”Арыслан һәм тычкан”,”Эт һәм аның күләгәсе” мәсәлләре белән таныштырып үттек,уеннар уйнаттык.Толстойның әсәрләре балаларны нык җәлеп итте.