Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Кадерен бел зу-у-р Шагыйрьнең!”Г.Тукайга 130 ел

Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә мәктәп укучылары белән берлектә Тукай әсәрләрен кычкырып укулар оештырылды.Укучыларга”Милләтебезнең җаны син-Тукай!”,дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Укучылар Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр һәм шулай ук әкиятләрен берсен-берсе бүлдерә кычкырып укыдылар.Аның әкиятләрен күпме укысаң да,тыңласаң да һич туйдырмый.Соңыннан укучылар үзләренең укыган әкиятләре буенча шагыйрьнең нәрсә әйтергә теләве буенча фикер алыштылар.